⚔️ «КЫЛЫЧКА-КЫЛЫЧ»: ФИКЕРЛӘР БӘРЕЛЕШКӘНДӘ ОЧКЫН ЧЫГА!
Бер үк мәсьәләгә ике кеше ике төрле карый аламы? Әлбәттә! Әгәр ул кешеләрнең икесе дә үз сүзен әйтергә күнеккән, телгә дә, фикергә дә оста журналистлар булса? Менә монда инде чын бәхәс башлана! «Шәһри Казан»да яңа рубрика - «Кылычка-кылыч»! Бер якта - тәҗрибәле журналист Дамир Бәдриев, икенче якта - сүзен кесәсендә йөртми торган Гөлнара Әнвәрова-Вәлиева! Икесе дә каләм остасы. Икесенең дә үз хакыйкате бар. Ә менә фикерләре һәрвакыт туры килерме? Монысын вакыт күрсәтер! Һәр чыгарылышта алар тормышның иң көнүзәк, кайчак четерекле мәсьәләләрен уртага салып сөйләшәчәк. Ир-ат карашы һәм хатын-кыз фикере. Дәлилләр, үткен сүзләр... Кылычлар түгел, фикерләр бәрелешәчәк! 🔥 Бәхәс кызу булырга охшап тора! Ә кем хаклы? Монысын сез хәл итәрсез, хөрмәтле укучыларыбыз! «Кылычка-кылыч» - ике караш, бер мәсьәлә, чын бәхәс! Күзәтеп барыгыз. Иң кызыгы әле алда!💯 #кылычкакылыч #шәһриказан
Название:
⚔️ «КЫЛЫЧКА-КЫЛЫЧ»: ФИКЕРЛӘР БӘРЕЛЕШКӘНДӘ ОЧКЫН ЧЫГА!
Категория:
Интервью