08. Өч асыл | Әлфис әбү Мөхәммәд |

12+
12+

31 просмотр

11 дней назад

ПожаловатьсяНарушение авторских прав
12+
12+

31 просмотр

11 дней назад

ПожаловатьсяНарушение авторских прав
12+
12+

31 просмотр

11 дней назад

✅08. Сигезенче дәрес Икенче асыл Ислам динен Коръән һәм Сөннәт дәлилләре белән өйрәнүгә багышланган. Шәһадәтнең ике өлеше бар: 1. «Аллаһтан башка гыйбадәткә лаеклы иләһ юк» 2. «Мөхәммәд ﷺ — Аллаһның Расүле». Аллаһ Тәгалә әйтте: "Сезгә үз арагыздан булган Рәсүл килде. Сезнең авырлыкка төшүегез аңа бик кыен. Ул сезнең өчен бик кайгыртучан, мөэминнәргә карата исә — шәфкатьле, рәхимле." (9:128) «Мөхәммәд ﷺ — Аллаһның Расүле» дигән шәһадәтнең мәгънәсе: аның әмерләренә буйсыну, хәбәрләрен дөрес дип тану, тыйганнарыннан тыелу һәм Аллаһка бары тик ул күрсәткәнчә генә гыйбадәт кылу. Гыйбадәтнең дөрес булуы өчен дәлил һәм Сөннәткә туры килү кирәк. Коръән яки дөрес хәдис белән әмер ителгән гамәлне үтәү мәҗбүри. Сөннәтне белә торып калдыру һәм аны әһәмиятсез дип санау ярамый. Аллаһ Тәгалә әйтте: «Әгәр дә сез Аллаһны яратасыз икән, миңа иярегез – ул чакта Аллаһ та сезне яратыр һәм гөнаһларыгызны гафу итәр. Аллаһ – гөнаһларны Кичерүче, Рәхимле», – дип әйт. (3:31) Аллаһны яратуның дәлиле — расүлебез Мөхәммәдкә ﷺ иярү. Ул гыйбадәттә генә түгел, ә гаилә, туганнар, күршеләр, кешеләр белән мөнәсәбәт, ашау-эчү һәм көндәлек тормышның һәр өлкәсендә күркәм үрнәк булып тора. Аллаһ Тәгалә әйтте: "Дөреслектә, Аллаһка (әҗер-савабына), Ахирәт көненә өметләнүчеләргә һәм Аллаһны күп искә алган кешеләргә Аллаһның рәсүлендә күркәм үрнәк бар." (33:21) Һәрбер гыйбадәт дәлилгә нигезләнергә тиеш. «Мин моны Аллаһ ризалыгы өчен эшлим» дигән ният кенә гамәлне гыйбадәткә әйләндерми. Намаз, зәкят, ураза һәм хаҗның һәрберсе Коръән һәм Сөннәт белән расланган. Намаз — иң мөһим гыйбадәтләрнең берсе. Зәкят малны чистарта, аңа бәрәкәт китерә; аның күләме 2,5 процент тәшкил итә. Рамазан уразасы һәм хаҗ да дәлилләр белән расланган фарыз гыйбадәтләрдән. Дәлилсез гамәлне гыйбадәт дип башкару дөрес түгел. Мәүлид, мәетләргә бәйле махсус йолалар һәм башка дини гадәтләр дә Коръән һәм Сөннәт үлчәве белән тикшерелергә тиеш. Бидгатьләрдән саклану мөһим, чөнки алар кешене туры юлдан ерагайта. Расүлебез ﷺ әйтте: " Минем сөннәтемә һәм туры юлдагы хәлифәләрнең сөннәтенә нык тотыныгыз. Дингә кертелгән яңалыклардан сакланыгыз, чөнки һәр бидгать — адашу" (Әбу Дауд 4607, Тирмизи 2676) Сөннәткә иярү динебезнең дөреслеген күрсәткече. Күп итеп, ләкин Сөннәткә каршы гамәл кылуга караганда, аз булса да, Расүлнең ﷺ юлына туры килгән гамәл хәерлерәк. Расүлебез ﷺ әйтте: "Аллаһка иң сөекле гамәлләр — аз булса да, дәвамлы булганнары" (Бохари 6464, Мөслим 2818) Гыйбадәтнең кабул булуы өчен ике шарт кирәк: 1. Ихласлык — аны бары тик Аллаһ ризалыгы өчен башкару; 2. Сөннәткә туры килү. Динне, гакыйдәне һәм дәлилләрне кабатлап өйрәнү кешене ширек, бидгать һәм шик-шөбһәләрдән саклый. ✅ Безнең Телеграмм канал: https://t.me/tury_iul1

Название:

08. Өч асыл | Әлфис әбү Мөхәммәд |

Категория:

Религия