02. Дүрт кагыйдә | Әлфис әбү Мөхәммәд
2 лекция Беренче кагыйдә: Рәсүлебез ﷺ вакытында яшәүче мөшрикләр: Аллаһ бу дөньяны барлыкка китерүче, идәрә итүче һәм ризык бирүче икәнлегенә ышаналар иде, әммә алар мөселманнардан саналмадылар. Аллаһ Көръәни Кәримдә: “Син алардан (мөшрикләрдән): "Күктән һәм җирдән кем сезне ризыкландырып тора? Кем ишетү белән күрүгә хуҗа булып тора? Кем терекне үлектән, ә үлекне теректән чыгара? Кем барча эшләр белән идарә итә? ",- дип сора. Алар: "Аллаһ",- дип әйтәчәкләр. Шунда: "Сез (Аның газабыннан) курыкмыйсызмы?",- дип әйт аларга."- диде (10 сүрә, 31 аять) Тәүхид әр-Рубубия - ул, Аллаһ Сөбһәнә уа Тәгаләне бер Үзе генә барлыкка китерүче, бер Үзе генә ризык биреп торучы, бер Үзе генә үтерүче, терелттерүче, бер Үзе генә идәрә итүче, Аның тиңдәшләре һәм ярдәмчеләре юк икәнлегенә ышану. Әммә Аллаһның барлыгына генә ышану - җитми, һәм ул ислам диненә кертми! Аллаһ Көръәни Кәримдә: “(И, Мөхәммәд!) Син алардан: "Җир һәм анда булган нәрсәләр кемнеке соң, әйтеп карагыз, әгәр белсәгез?", - дип сора. Алар: "Аллаһныкы гына", - дип җавап бирерләр. Син аларга: "Әле һаман уйлап карамыйсызмы?", - дип әйт. (И, Мөхәммәд!) Син алардан: "Җиде күкнең Раббысы һәм Бөек Гарешның (тәхетнең) Раббысы кем?", - дип сора. Алар: "Аллаһ", - дип җавап бирерләр. Син аларга: "Әллә Аның газабыннан курыкмыйсызмы?", - дип әйт.. (23 сүрә, 84-87 аять) Аллаһка тиңдәш китерү, Аның белән беррәттән башкаларга гыйбадәт кылу - иң зур гөнаһ - ширек! Икенче кагыйдә: Мөшрикләр: "Без бу изгеләргә, фәрештәләргә, әүлияләргә, пәйгамбәрләргә һәм башкаларга, дога кылып һәм ярдәм сорап, алар безне Аллаһка яканайтсыннар өчен генә яисә безгә Аллаһ каршында шәфәгать кылсыннар өчен генә аларга ялварабыз!"- диләр. Аллаһ Көръәни Кәримдә: “Ә Аллаһтан тыш үзләренә кайгыртучы-тәрбиячеләрне алучылар (әйтәләр): «Без аларга, бары тик, алар безне Аллаһ каршында иң якын булган урынга якынайтсыннар гына дип гыйбадәт кылабыз». Дөреслектә, Аллаһ алар арасында булган бәхәсләргә хөкем итәчәк. Чынлыкта, Аллаһ ялганчыны, каты карышучыны туры юлга салмый"- дип әйтә(39 сүрә, 3 аять) Аллаһ Көръәни Кәримдә: “Алар (мөшрикләр) Аллаһтан башка үзләренә зарар да, файда да китерә алмый торган нәрсәләргә [потларга, сыннарга, каберләргә] гыйбәдәт кылалар һәм: "Болар - Аллаһ янында безнең шәфәгатьчеләребез (генә)",- диләр. Син [Мөхәммәд] аларга: "Әллә сез күкләрдә һәм җирләрдә Аллаһ белмәгән (нәрсәләрне) Аңа хәбәр итәргә телисезме?",- дип сора. Ул - Аллаһ - Аңа тиңдәшлек китерүдән пакъ һәм өстен!”- дип әйтә. (10 сүрә, 18 аять) Шәфәгать факать Аллаһтан гына сорала! Шәфәгатьнең ике шарты: 1. Шәфәгать кылучыга Аллаһның рөхсәте булырга тиеш 2. Шәфәгать факать тәүхид әһеленә генә кылыначак “Аның рөхсәтеннән башка кем шәфәгать кыла алыр?!” (2 сүрә, 255 аять) Шәфәгать ике төрле була: 1. Дөрес 2. Тыелган - ягъни хәрам “И, иман китерүчеләр! Сәүдә дә, дуслык та, шәфәгать тә файда итмәячәк көн килгәнче, Без сезгә биргән ризыклардан өлеш чыгарып калыгыз. Иман китерүдән баш тартканнар – алар Аллаһ урнаштырган чикләрне бозучы залимнәр.” (2 сүрә, 254 аять) ✅ Безнең Телеграмм канал: https://t.me/tury_iul1
Название:
02. Дүрт кагыйдә | Әлфис әбү Мөхәммәд
Категория:
Религия