02. Өч асыл |Әлфис әбү Мөхәммәд|
✅02. Икенче дәрес Бел, Аллаһ сиңа Рәхимле һәм Мәрхәмәтле булсын: һәрбер мөселманга шушы өч мәсьәләне белү һәм алар белән гамәл кылу фарыз булып тора: 1.Аллаһ безне барлыкка китерде, ризыкландырды һәм безне үзебезгә генә ташлап калдырмады. Ул безгә пәйгамбәр җибәрде. Кем дә кем шул пәйгамбәргә буйсынса — Җәннәткә керер, ә кем аңа каршы килсә — Җәһәннәмгә керер. Дәлил: «Дөреслектә, Без сезгә дә, Фиргавенгә пәйгамбәр җибәргән кебек, шаһит булучы пәйгамбәр җибәрдек. Әмма Фиргавен пәйгамбәргә каршы килде, һәм Без аны каты җәза белән тоттык». (Коръән: 73 сүрә 15–16 аятьләр) 2. Чынлыкта, Аллаһ Үзенә тиңдәш (ширек) китерү белән разый түгел — ул изге фәрештә булсынмы, пәйгамбәр булсынмы яки башка нәрсәме. Дәлил: «Һәм мәчетләр Аллаһ өчен генә. Шуңа күрә Аллаһ белән бергә һичкемгә дә дога кылмагыз». (Коръән: 72сүрә 18аять) Аллаһтан башка кемгә яки нәрсәгә генә гыйбадәт кылынмасын — боларның барысы да зур ширек була: Кешеләр: пәйгамбәрләр, әүлияләр, шәһидләр, дин яки дәүләт җитәкчеләре — исән булсыннармы яки үлгән булсыннармы. Һәйкәлләр һәм сыннар: потлар, ташлар, сыннар, рәсемнәр, иконалар, каберләр һ.б. Табигать күренешләре һәм җисемнәре: агачлар, чишмәләр, кояш, ай, йолдызлар, хайваннар, планеталар һ.б. Күзгә күренмәгәннәр: фәрештәләр, җеннәр, шайтаннар, рухлар, өрәкләр. Дөньяви нәрсәләр: байлык, дәрәҗә, көч, мөлкәт, нәфес һәм кеше күңелендә Аллаһтан да өстен урын алган һәрнәрсә. Дәлил: «Дөреслектә, Аллаһ Үзенә тиңдәш (ширек) китерүне гафу итми, әмма моннан башкасын Үзе теләгән кешегә гафу итә ала». (Коръән: 4 сүрә 48аять) 3. Кем дә кем Рәсүлебезгә ﷺ буйсына һәм бары тик бер Аллаһка гына гыйбадәт кыла икән, аңа Аллаһка һәм Аның Рәсүленә дошман булган кешеләрне ярату рөхсәт ителми, хәтта алар иң якын туганнары булсалар да. Дәлил: «Аллаһка һәм Ахирәт көненә иман китергән кешеләрнең Аллаһка һәм Аның Рәсүленә каршы чыкканнарны яратканнарын күрмәссең, хәтта алар аталары, уллары, кардәшләре яки туганнары булсалар да». (Коръән: 58 сүрә 22 аять) Мәхәббәтнең төрләре: 1) Имансызларны аларның диннәрен яратып, алар белән дуслашып, мөселманнарны кимсетү өчен яклау — Исламнан чыгара торган ггөнаһ. 2) Имансызларны дөньяви файда өчен ярату һәм алар белән дуслашу — зур гөнаһ, әмма кешене диннән чыгармый. 3) Табигый мәхәббәт — туганлык, ата-ана, бала яки кардәшлек сәбәпле булган мәхәббәт. Мондый кешеләр белән араны өзү кирәкми, әмма аларга Исламны йомшаклык һәм дәлил белән аңлату тиешле. Чынлыкта, һәр кеше хәниф булу тиешле: ягъни фәкать бер Аллаһка гына ихластан гыйбадәт кылып, ширектән ерак булу. Дәлил: «Аллаһка гына гыйбадәт кылыгыз һәм Аңа һичнәрсәне дә тиңдәш кылмагыз». (Коръән 4 сүрә 36 аять) ✅ Ютуб: https://youtube.com/@tury.iul1?si=EhWizzP2_cVmrlG8 ✅ Телеграмм канал: https://t.me/tury_iul1 ✅ Рутуб: https://rutube.ru/channel/61511053/ ✅ ВКонтакте: https://vkvideo.ru/@club237378876https://t.me/tury_iul1 ✅ Макс: https://max.ru/join/iafNWcBqepUbap_zbVLniHNkqBsK-L3y0QuquEdaFBg
Название:
02. Өч асыл |Әлфис әбү Мөхәммәд|
Категория:
Религия