01.Дүрт кагыйдә - Әлфис әбү Мөхәммәд

12+
12+

438 просмотров

год назад

ПожаловатьсяНарушение авторских прав
12+
12+

438 просмотров

год назад

ПожаловатьсяНарушение авторских прав
12+
12+

438 просмотров

год назад

1 лекция Бәхетнең өч асылы: 1) Барлык нигъмәтләр өчен Аллаһка шөкер ит! Аллаһ Көръәни Кәримдә: “Әгәрдә сез шөкер итсәгез - мин сезгә тагын арттырырмын”-ди (14 сүрә, 17 аять) 2) Барлык сынауларга - сабыр ит! Пәйгамбәребез ﷺ: «Чынлыкта, Аллаһ Тәгалә бер кавемне яратса, аларны сынауларга дучар итә. Кем (шул сынаугы) разый булып кабул итсә — аңа (Аллаһтан) разыйлык булыр; ә кем риза булмаса, аңа (Аллаһтан) ризасызлык булыр", - диде. (Тирмизи 2396, Шейх Әлбәни хәсән дигән). Шулай ук Пәйгамбәребез ﷺ: "Дөреслектә, кешеләр арасында сынауларга иң күп дучар булучылар — пәйгамбәрләр; аннан соң аларга иярүчеләр, аннан соң аларга ияргәннәргә охшаганнар", - дип әйткән. (Сильсиля ас-сахиха 1165) 3) Әгәр дә берәр гөнаһ кылдың икән - шул ук вакытта Аллаһтан гафу сора, тәүбә ит! Аллаһ Көръәни Кәримдә: «Әгәр алар берәр кабахәтлек (зур гөнаһ) кылып яки (кече гөнаһлар кылып) үз-үзләренә золым итсәләр, Аллаһны искә алалар һәм кылган гөнаһлары өчен ярлыкау сорыйлар. Гөнаһларны Аллаһтан башка кем кичерә ала соң?!", - ди (3 сүрә, 135 аять) Кешеләр белергә тиеш: Аллаһ аларны Аңа гына, ихластан һәм хәниф булып, гыйбадәт кылыр өчен генә барлыкка китерде. Аллаһ Көръәни Кәримдә: "Мин җеннәрне һәм кешеләрне, бары тик Миңа гыйбадәт кылыр өчен генә яраттым", - диде (51 сүрә, 56 аять) Әл хәнифия - Ибраһим عليه سلم дине: бер Аллаһка гына гыйбадәт кылу һәм ширектән ерак булу. Аллаһ Көръәни Кәримдә: “Шуннан соң, Без сиңа: "Син хәниф (бер Аллаһка гына гыйбадәт кылучы) булган Ибраһим милләтенә (диненә) ияр. Ул мөшрикләрдән түгел иде", - дип вәхи кылдык.”, - дип әйтте (16 сүрә, 123 аять) Шулай ук Аллаһ: "Аларга бит бары тик Аллаһка гына, ихласлык белән диннәрен багышлап (хәниф булып) гыйбадәт кылырга, намазларын үтәргә һәм зәкят бирергә генә әмер ителгән иде. Менә шул – туры һәм хак дин", - ди (98 сүрә, 5 аять) Барлык пәйгамбәрләр дә тәүхидкә чакырганнар һәм ширектән тыйганнар Аллаһ Көръәни Кәримдә: «Без һәр өммәткә (халыкка): "Сез Аллаһка гына гыйбадәт кылыгыз һәм тагуттан (Аллаһтан башка гыйбадәт кылына торган нәрсәдән) читләшегез", - дип әйтүче рәсүл җибәрдек", - дип әйтте (16 сүрә, 36 аять) Бел, гыйбадәт - тәүхид белән генә дөрес гыйбадәт булып санала!Кем дә кем ширек кыла икән - аның кылган изге гамәлләре кабул булмый. Гыйбадәт ике шарттан тора: 1. Ихласлык 2. Рәсүлебез ﷺ сахих сөннәтенә ияреп кылу Рәсүлебез ﷺ: "Кем дә кем безнең бу эшебезгә (динебезгә) аңа кагылышы булмаган нәрсәне (бидгать) кертсә, ул гамәл кире кагылачак!", - диде. (ӘлБохари 2697, Мөслим 1718) Тәухидне таныган һәрбер кеше, ширек - барлык изге гамәлләрне юкка чыгаруын белергә тиеш! Аллаһ Көръәни Кәримдә: "Һичшиксез, Аллаһ Үзенә тиңдәш китерүчене (ширек кылучыны) кичерми. Ә моңардан башка булган гөнаһларны Үзе теләгән кешесенә кичерер. Кем дә кем Аллаһка тиңдәш (ширек) кылса, ул инде (Аллаһ турында) ялган сөйләп, бик зур гөнаһ кылган була (4 сүрә, 48 аять)

Название:

01.Дүрт кагыйдә - Әлфис әбү Мөхәммәд

Категория:

Религия