06. Өч асыл | Әлфис әбү Мөхәммәд |

12+
12+

136 просмотров

месяц назад

ПожаловатьсяНарушение авторских прав
12+
12+

136 просмотров

месяц назад

ПожаловатьсяНарушение авторских прав
12+
12+

136 просмотров

месяц назад

✅06. Алтынчы дәрес Диннең төп максаты — барлык гыйбадәтләрне бары тик Аллаһка гына багышлау һәм ширектән саклану. 9. Аллаһка сыену (Истигазә) Аллаһка бәла-казалардан, шайтаннан һәм һәртөрле зарардан сыену - гыйбадәт. Шуңа күрә нинди генә мәхлук булмасын аңа сыену ярамый, ширеккә керә, бары тик Аллаһтан гына ярдәм сорап, сыену кирәк. Аллаһ Тәгалә әйтә: «Әйт: “Таң Раббысына сыенамын”» (113:1). «Әйт: “Кешеләр Раббысына сыенамын”» (114:1). Пәйгамбәребез салләЛлаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: «Аллаһның камил сүзләре белән Ул яраткан нәрсәләрнең явызлыгыннан Аңа гына сыенамын». Бу доганы берәр урынга туктаганда әйткән кешегә, ул урыннан киткәнче, бернәрсә дә зыян китермәс. (Сaхих Мөслим 2708) Сихерчеләргә һәм күрәзәчеләргә бару - бик куркыныч эш. Алар кешеләрне җеннәргә бәйләргә, ширеккә һәм диннән чыгаручы гамәлгә алып барырга мөмкин. Җеннәргә дип корбан чалу, алардан ярдәм көтү, каберләрдән яки «изге» дип саналган урыннардан ярдәм сорау - Аллаһка тиңдәш китерү. ✅Тәүхид әһеле: - бер Аллаһтан гына курка; - бер Аллаһтан гына ярдәм сорый; - намаз укый, Коръән укый һәм зикер кыла; - зарар да, файда да Аллаһның рөхсәте белән генә була икщнлегенә ышана. 10. Авырлыкта ярдәм сорау (Истигаса) Авырлыклардан коткаруны, зур ярдәмне һәм бәла-казаны бетерүне бары тик Аллаһтан сорарга кирәк. Аллаһ Тәгалә әйтә: "Сез Раббыгыздан ярдәм сорап дога кылгач, Ул сезгә җавап бирде" (8:9). Әгәр кеше тере һәм ярдәм итә алырлык булса, аңардан кулыннан килгән гади эштә ярдәм сорау рөхсәт ителә. Әмма үлгәннәрдән, җеннәрдән яки ерактагы яшерен көчләрдән ярдәм сорау - ширек. 11. Корбан чалу Корбан чалу - бөек гыйбадәт. Ул бары тик Аллаһ ризалыгы өчен генә башкарылырга тиеш. Аллаһ Тәгалә әйтә: «Раббың ризалыгы өчен намаз укы һәм корбан чал» (108:2). «Һичшиксез, минем намазым да, корбан китерүем дә, яшәвем дә, үлемем дә – барысы да бар галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһка гына багышланган. Аның һичбер тиңдәше юк», – дип әйт.» (6:162–163). Пәйгамбәр салләЛлаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: «Аллаһтан башкага корбан чалган кешегә Аллаһның ләгънәте булсын» (Сахих Мөслим, 1978). Гыйбадәт кабул булу өчен ике шарт кирәк: 1. Ихласлык — гыйбадәтне Аллаһка гына багышлап кылу; 2. Сөннәткә ияреп гыйбадәт кылу. 12. Нәзер Аллаһ Тәгалә әйтә: «Алар нәзерләрен үтиләр һәм куркынычы җәеләчәк Көннән (Кыямәттән) куркалар» (76:7). Нәзер дә гыйбадәт булып тора, шуңа күрә аны бары тик Аллаһка гына багышларга кирәк. «Аллаһ миңа шифа бирсә, корбан чалам», «фәлән эшем уңай булса, берничә көн ураза тотам» дип шартлы нәзер әйтү мәкрүһ. Әгәр Аллаһка гыйбадәт кылу нияте белән нәзер әйтелгән икән, аны үтәргә кирәк. Гөнаһ кылу нәзере үтәлми: «Аллаһка гөнаһлы эштә нәзер юк» (Әбү Дәүд 3290) Мөселман Аллаһка гыйбадәтне бары тик берәр дөнья файдасы өчен түгел, ә Аны ярату, Аннан курку һәм Аның әҗеренә өметләнү белән кылырга тиеш. Балаларга иң зур мирас — байлык түгел, ә тәүхид тәрбиясе: ярдәмне Аллаһтан гына сорау;- Аллаһтан гына курку; - - гыйбадәтне бары тик Аңа багышлау; Аллаһка гына тәвәккәл кылу;- сихердән, күрәзәчелектән һәм ширектән ерак булу.- Мөселманнарның төп вазифалары - тәүхидне аңлату һәм кешеләрне Аллаһка гына гыйбадәт кылырга чакыру. Бу эш мәчетләрдә, гаиләләрдә һәм җәмгыятьтә дәвам итәргә тиеш. Кешенең теле матур сөйләсә дә, әгәр ул Аллаһтан башка затка сәҗдә кылса, корбан чалса яки яшерен ярдәм сораса, бу ширек була. Шуңа күрә: тәүхидне өйрәнергә, ширекнең барлык төрләреннән сакланырга, сихерчеләргә һәм күрәзәчеләргә бармаска, барлык гыйбадәтләрне ихласлык белән Аллаһка багышларга һәм балаларга тәүхидне өйрәтергә кирәк. ✅ Ютуб: / @tury.iul1 ✅ Безнең Телеграмм канал: https://t.me/tury_iul1

Название:

06. Өч асыл | Әлфис әбү Мөхәммәд |

Категория:

Религия