Дүрт кагыйдә - 3 нче дәрес | Әлфис әбү Мөхәммәд

12+
12+

70 просмотров

9 месяцев назад

ПожаловатьсяНарушение авторских прав
12+
12+

70 просмотров

9 месяцев назад

ПожаловатьсяНарушение авторских прав
12+
12+

70 просмотров

9 месяцев назад

3 лекция 3 кагыйдә: “Рәсүлебез ﷺ барлык кешеләргә һәм җеннәргә пәйгамбәр итеп җибәрелгән, һәм алар төрле фәрештәләргә, пәйгамбәрләргә, изгеләргә, ташларга, кояшка, айга гыйбадәт кылганнар. Һәм Рәсүлебез ﷺ алар арасыннан бернинди дә аерма ясамаган - барысы белән дә көрәшкән һәм дәгъвать кылган. Кояш һәм айга гыйбадәт кылучыларга каршы дәлил: Аллаһ Көръәни Кәримдә: “Аның аятьләреннән, галәмәтләреннән төн һәм көн, кояш һәм ай. Кояшка һәм айга сәҗдә кылмагыз, ә фәкать бер Аллаһка гына сәҗдә кылыгыз, Ул гына аларны барлыкка китерде”, - дип әйтә. (41 сүрә, 37 аять) Фәрештәләргә гыйбадәт кылучыларга каршы дәлил: Аллаһ Көръәни Кәримдә: “Пәйгамбәрләрнең берсе дә сезгә фәрештәләрне дә, пәйгамбәрләрне дә Раббылар итеп алуны әмер итә алмый. Сез мөселман булганнан соң, ул сезгә имансызлыкка кайтуны әмер итсенмени?!”, - диде. (3 сүрә, 80 аять) Пәйгамбәрләргә гыйбадәт кылучыларга каршы дәлил: Аллаһ Көръәни Кәримдә: “ Аллаһ (Гайсәгә) болай дип әйтәчәк сүзен искә ал:  «Ий, Мәрьям улы Гайсә! Син кешеләргә: “ Сез мине һәм әниемне Аллаһ белән беррәттән тагын ике иләһ итеп алыгыз” - дип, әйттеңме?». (Моңа Гайсә, Аллаһны мактап:) «Син  бар кимчелекләрдән пакъсың.  Мин кешеләргә әйтергә хакым булмаганны әйтә алмыйм. Әгәр мин моны әйткән булсам, Син инде белгән булыр идең. Син минем күңелемдәге яшергәннәрне беләсең, ә мин Синең күңелеңдә  нәрсә барын белмим. Һичшиксез, Син  - (ачык һәм) яшерен булган һәр нәрсәне дә Белүче”,- ди. (5 сүрә, 116 аять) Әүлияләргә(изгеләргә) гыйбадәт кылучыларга каршы дәлил: Аллаһ Көръәни Кәримдә: “Әйт аларга: “Кемдә кем, аларга (изгеләргә) дога кылалар, алар (изгеләр) үзләре Аллаһка якынаер өчен юллар эзлиләр”, - дип әйтә. (17 сүрә, 57 аят) Агачларга, ташларга гыйбәдәт кылучыларга каршы дәлил: Аллаһ Көръәни Кәримдә: “Күрдегез микән сез аль-Ләтне (таштан һәйкәл) һәм аль-Гуззәне (агач), һәм тагын өченчесен - Мәнәтне (тау кыясы)?” (53 сүрә, 19-20 аят) 4 кәгыйдә Хәзерге мөшрикләр, үзләренең гөнаһлары сәбәпле, борынгы мөшрикләргә караганда начаррак (куркынычрак). Әүвәлеге мөшрикләр авыр вакытларында доганы бер Аллаһтан гына сораганнар, ә җиңеллек вакытында Аллаһ белән беррәттән тиңдәшләр тотып ширек кылганнар. Әммә бүгенге мөшрикләр һәрвакыт ширек кылалар. Аллаһ Көръәни Кәримдә: “Алар (мөшрикләр) көймәгә утыргач (каты давылга эләксәләр), ялган иләһләрне калдырып Аллаһка гына ихластан дога кылып ялваралар. Әмма Ул аларны корылыкка (чыгарып) коткаргач, шундук яңадан Аңа ширек (тиңдәшлек) китерәләр”, - диде. (29 сүрә, 65 аят) ✅ Безнең Телеграмм канал: https://t.me/tury_iul1

Название:

Дүрт кагыйдә - 3 нче дәрес | Әлфис әбү Мөхәммәд

Категория:

Религия