Ленар Гобәйдуллин видеосы
27-30 октябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы карамагындагы «Россиянең татар авыллары» иҗтимагый оешмасы вәкилләре зур сәфәрдә булды. Алар Самара һәм Пенза өлкәләрендәге татар авылларын гизеп, туган ягында үз эшен булдырган, уңган милләттәшләребезнең көнкүрмеше, хуҗалык итү рәвеше белән танышты.
https://beznenmiras.ru/news/tatar-doniasy/daulatkol-karabikkol-daxtarni-iaki-ak-eskuarlar-il-gizde-1794902372
Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинованың «Күкчәчәк» исемле китап презентациясендә язучы һәм тәрҗемәче Фатиһ Кутлу төрекчә җыр башкарган иде. Матур җырлый бит? Төрекчә җырлар тыңларга яратасызмы?
Эльза Газизова видеосы
https://beznenmiras.ru/news/xater-sandygy/altyn-tapkan-tatar-arca-egete-baryi
https://beznenmiras.ru/news/tarikhi-miras/terelai-kumelgan-imam
Ленар Гобәйдуллин видеосы
Бүген «Әдәби кафе»да Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинованың «Күкчәчәк» китабы тәкъдим ителде.
Автор укучыны төрле язмышлар, катлаулы тормыш хәлләре, мәхәббәт, тугрылык, үкенеч һәм күңел кичерешләре белән очраштыра.
Эльза Газизова видеосы
Татар зираты.
Ихтыяр Кыямов видеосы
Бүген «Мәдәни җомга» газетасы, «Безнең мирас»
журналы редакцияләренең баш мөхәррире Ләбиб Лерон 65 яшьлек күркәм юбилеен бәйрәм итә.
Баш мөхәррибезгә исәнлек-саулык, гаилә иминлеге, эшендә зурдан-зур уңышлар телибез. Редакция коллективы белән нинди бүләк ясаганыбызны белер өчен видеоны ахырына кадәр карый аласыз.
Ләбиб Лерон турында 10 кызыклы факт:
1. Исеме үзе үк кызыклы. Язучының чын исеме — Лемон Леронов. Әдәбиятта ул Ләбиб Лерон исеме белән таныла.
2. Туган көне — 11 ноябрь. Ул 1961 елда Мөслим районының Түреш авылында туган. Ә балачагы Актаныш районының Олы Имән авылында узган.
3. Журналистикадан әдәбиятка килгән. 1984 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлаган. Студент елларында ук «Яшь ленинчы» газетасында эшли башлаган.
4. Балалар өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә яза. Аның иҗатында шигырьләр, әкиятләр, шаян хикәяләр, сатирик эпиграммалар, пародияләр, повестьлар һәм пьесалар бар.
5. Комикс жанрында да иҗат иткән. «Таһир маҗаралары» китабы — аның балалар өчен язылган комикс әсәрләренең берсе.
6. Аның пьесалары театр сәхнәләрендә куела. «Чәпәләй белән Тәпәләй», «Аңгыра сарык җүләре» әсәрләре Әлмәт татар дәүләт драма театрында сәхнәләштерелгән.
7. Җырлар авторы да. Ләбиб Лерон сүзләренә язылган «Халкым минем», «Актанышым-мактанычым», «Әнием-әникәем» кебек җырлар бар.
8. Аның бишек җыры зур сәхнәгә чыккан. Роза Еникеева көенә язылган «Бишек җыры» 2018 елда Мәскәүнең Зур театры сәхнәсендә күрсәтелгән «Нуриев» балетында яңгыраган.
9. Тәрҗемәче буларак та танылган. Ул Лермонтов, Ахматова, Неруда, Верлен, Рембо кебек дөнья әдәбияты классикларының шигырьләрен татарчага тәрҗемә иткән.
10. Татар әдәбиятының зур бүләкләренә лаек булган. Ул Муса Җәлил исемендәге премиягә (2007), Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә (2022) лаек булган.
Эльза Газизова видеосы
https://beznenmiras.ru/news/edebi-miras/gaiaz-isxakyi-lahstanda
Ленар Гобәйдуллин видеосы
Гали Зәбиров мәкаләсен безнең сайтыбыздан укыгыз!
Бүген «Мәдәни җомга» газетасы, «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон «Тәртип» радиосында кунакта булды.
Әңгәмә Ләбиб Леронның 65 яшьлек юбилеена багышланды.
Эльза Газизова видеосы
Татар зираты.
Ихтыяр Кыямов видеосы
“Бу намазлыкны минем әбием Фатыйма чиккән. Әбием вафатыннан соң, әни аның чигүле әйберләрен үзенең җиде баласына бүләк итеп бирде. Безнең гаилә өлешенә менә бу затлы намазлык тиде.
Фатыйма әбиебез бик гыйлемле кеше иде. Ул мулла гаиләсендә үсә һәм аларны кечкенәдән кул эшләренә өйрәткәннәр. Әбием инде 13 яшендә бирнәгә дип ашъяулыклар, сөлгеләр, тастымаллар чигеп куйган. Каюм бабай белән Фатыйма әби икесе дә укытучы булган. Утызынчы елларда бабай нахакка репрессияләнә, әием 3 бала белән иске мунчада кала. Балаларының һәркайсына 7 класс белем бирә, аларны ач итмәс өчен бөтен авыл халкына киемнәр тегеп бирә.
Әбием 99 яшьтә вафат булды, соңгы көннәренә кадәр абыстай булды ул. Нинди генә соораулары булса да, авыл халкы киңәш сорарга аңа килә иде”.
Исегезгә төшерәбез: Казан Кремлендәге Ислам мәдәнияте музеенда (Кол Шәриф мәчете) «Татар намазгылы: хәтер җепләре» исемле уникаль күргәзмә ачылды.
Видео/монтаж - Ленар Гобәйдуллин, Эльза Газизова
Болар – татар халкы тарихында кызыклы һәм кабатланмас феномен!
Урта Азия белән сәүдә эшләре алып барган юлчы татарлар ат өстеннән төшмичә, дала киңлекләрен иңләгәннәр, һәм аларның тормышын коткарган серле әйбер — билгә уралган кызыл пута булган.
6–7 метр озынлыктагы һәм билгә бәйләнгән тукыма юлчының иң кадерле әйберсе — азык-төлеген саклаган. Ашарга дип алынган икмәк, корт, казылык кебек ризыклар куенга яшереп бәйләнгән. Бер яктан, пута аны чит-ят күзләрдән һәм караклардан яшергән. Икенче яктан, тән җылысында тотканлыктан, ризык суынмаган. Ат өстендә барганда да, каты җил-давылда да, юлчының ризыгы һәрвакыт җылы калган.
Кызыл пута аркан функциясен дә башкарган. Юлчылар аның ярдәмендә бик җеңел генә коеда су да алган. Путаның йөк бәйләргә дә ярдәме тиеп куйган.
Бу хакта Арча районының Орнашбаш авылында яшәүче Мөнир абый Касыймов сөйләде.
Видео/монтаж - Ленар Гобәйдуллин, Эльза Газизова
Сайтыбыздан укыгыз!
https://beznenmiras.ru/news/tarikhi-miras/galim-rostam-utamesev
Казан Кремлендәге Ислам мәдәнияте музеенда (Кол Шәриф мәчете) «Татар намазлыгы: хәтер җепләре» исемле уникаль күргәзмә ачылды.
Экспозициядә XIX гасыр уртасыннан XXI гасыр башына кадәр ясалган 50гә якын намазлык урын алган. Һәрберсе — чын сәнгать әсәре. Алар Россиянең төрле төбәкләреннән — Татарстан, Башкортстан, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башкалардан, шулай ук күршебез Казахстаннан җыелган. Әлеге күркәм күргәзмә белән безне Раилә Хәялиева таныштырды.
Казан Кремлендәге (Кол Шәриф мәчете) Күргәзмәгә килергә, бу матурлыкны үз күзләрегез белән күрергә һәм туган мәдәниятебезнең байлыгын тоярга чакырабыз!
Видео/монтаж - Ленар Гобәйдуллин, Эльза Газизова
Чит илләрнең һәм Россиянең иң мәшһүр дастан белгечләре Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә җыелды.
Хәзерге вакытта биредә «Многоголосие восточного эпоса: от национальной самобытности к общечеловеческим ценностям» халыкара фәнни-гамәли конференциясе бара.
Ленар Гобәйдуллин видеосы
https://beznenmiras.ru/news/tarikhi-miras/axmad-bai-1837-1906
Татар зираты.
Ихтыяр Кыямов видеосы
Ихтыяр Кыямов видеосы
