"Арча хәбәрләре" - "Арский вестник"
Иконка канала "Арча хәбәрләре" - "Арский вестник"

"Арча хәбәрләре" - "Арский вестник"

14 подписчиков

304просмотра

14 ноябрьдә Арчаның футбол манежында 2013–2019 елгы яшь футболчылар арасында россиякүләм турнир башланды. Ярышлар декабрь ахырына кадәр һәр шимбә саен дәвам итәчәк. Беренче очрашуларда 2017 елгы футболчылар көч сынашты. Арча, Буа, Питрәч, Биектау һәм Кукмара районнарыннан килгән командалар арасында җиңүчеләр: 🥇 Буаның беренче командасы 🥈 Буаның икенче командасы 🥉 Питрәчнең «Виктория» командасы. Ярышны оештыручылар Адиль Мөхәммәтҗанов, Кәрим Хәкимов һәм Аминат Мөхәммәтҗанова барлык иганәчеләргә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерә⚽

271просмотр

🏐Районыбыз волейболчыларын хөрмәтләү тантанасында соңгы елларда республика күләмендә зур уңышларга ирешкән спортчыларыбызның казанышлары билгеләп үтелде

144просмотра

30–31 октябрьдә Арчада узган республиканың яшь комбайнчылары бәйгесендә 40 район вәкиле үзләренең һөнәри осталыкларын сынады. Катлаулы сынауларда катнашучылар теория һәм практика буенча көч сынашты. Әлеге мәртәбәле бәйгедә Арча районы данын яклаган «Кырлай» ширкәте комбайнчысы Салават Кәбиров иң яхшысы булды һәм республика җиңүчесе исеменә лаек булды!

177просмотров

Октябрь ахырында Арча районында «Без бергә» республика балалар халык иҗаты фестиваленең зона этабы узды 🎤 Чара 10нчы ел Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы һәм Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге белән берлектә оештырыла Бәйгенең быелгы зона этабында Арча, Питрәч, Балтач, Кукмара, Саба, Теләче һәм Әтнә район этаплары җиңүчеләре Г.Курсави исемендәге Арча күппрофильле лицее сәхнәсендә чыгыш ясады. 🎙️Бәйге хакында Арча укучылар сарае директоры Руслан Гыйниятуллин "Арча" радиосы студиясендә сөйләде

292просмотра

«Возрождение» авыл хуҗалыгы предприятиесендә кышка терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Быел төп игътибар кукурузга бирелә. Хуҗалыкта кукуруз бөртекләрен издереп, шундук герметик полиэтилен җиңсәләргә тутыралар. Бу технология бөртекне киптермичә, аның туклыклы матдәләрен һәм энергиясен мөмкин кадәр күбрәк сакларга мөмкинлек бирә. 📦 Бер тәүлектә — 100 тонна терлек азыгы! ✅ Бөртекнең туклыклы үзлекләре саклана. ✅ Саклау өчен аерым биналар төзү чыгымнары кими. ✅ Герметик шартларда азыкның сыйфаты язга кадәр саклана. 🐄 Заманча технологияләр — терлекләрне кышын да сыйфатлы азык белән тәэмин итүнең мөһим шарты! #АвылХуҗалыгы

116просмотров

У председателя Совета ветеранов Арского района Рамзии Хамидуллиной своя особенная история с газетой «Арский вестник». Она знакома с ней с 6 лет, а сегодня по-прежнему выписывает и с нетерпением ждёт каждый новый номер. В этом видео Рамзия Хамидуллина делится тёплыми воспоминаниями и рассказывает, почему районная газета для неё — не просто новости, а часть жизни и живая нить, связывающая времена.

100просмотров

Хәйдәр Зәйнуллин «Арча хәбәрләре» газетасын яратып укый. Гаиләсе белән газета битләрендә дөнья күргән яңалыклар, кызыклы язмалар белән танышалар. Укучыларының ихтирамын һәм ышанычын яулап, аларның көндәлек тормышында мөһим урын алган басмабызга карата шундый җылы фикерләр ишетү — безнең өчен зур сөенеч!

206просмотров

Әлеге сыйныфларны ачуда “Яңарыш“ ширкәтенең ярдәме зур. “Грант-мастер“ ширкәте осталары сыйныфларны бик яхшы сыйфатлы итеп ясаган. 🌿Моңа кадәр шундый сыйныфлар Шушмабаш урта мәктәбендә ачылган иде.

201просмотр

Милегендә торак йортлары, фатирлары, дачалары, гаражлары һәм башка корылмалары булган гражданнар физик затлар мөлкәтенә салым түләүчеләр дип таныла. 📄Салым түләү хәбәрнамәләре физик затларга инде килә башлады. ❗Исегезгә төшерәбез! Салымнарны агымдагы елның 1 декабренә кадәр түләп бетерергә кирәк! 🗣Кайбер яңалыклар турында Россия федераль салым хезмәтенең ТР буенча 5нче инспекциясе бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин белән сөйләштек